Балык Бистәсе уңганнары һәм һөнәрчеләре туристик маршрутка кертелергә мөмкин
Хөрмәтле Балык Бистәсе уңганнары һәм һөнәрчеләре! Сез үзегез җитештергән товарга, күрсәтә торган хезмәтегезгә Татарстан һәм Бөтенрәсәй халкы игътибарын җәлеп итәсегез килсә «AIDA.RYBA» туристик маршрутына кертелергә мөмкинчелек бар.
Моның өчен үз проектыгызның исемен, товар (хезмәтегезнең) тасвирламасы, социаль челтәрдәге профиль, контакт өчен телефон язып aida.ryba@gmail.com почтасына гариза җибәрергә кирәк.
Кызыклы проектлар тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә чыгып алдагы адымнар турында бергәләшеп уйлашырбыз.
реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа