Балык Бистәсе тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырыла
Ветераннарга - юбилей медальләре
«Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» лозунгысында илебез азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.
Олы Әшнәк авыл җирлегендә 22 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Шушы көннәрдә аларның берсе Таһирә Мөхәрләмовада кунакта булып кайттык. Әлеге авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова, Балык Бистәсе пассажир автотранспорт предприятиесе (ПАТП) директоры Илфат Хөснетдинов, “Авыл офыклары” газетасы редакторы Таңсылу Минһаҗева белән берлектә ветеранга “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” медале белән бүләк тапшырылды.
Шул чор кешеләре кебек Таһирә әби Мөхәрләмованың да язмыш сугыш еллары белән бәйле. Ул дәһшәтле елларда колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр хатын-кыз, карт-корылар һәм бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрергә туры килә аларга. “Сугыш еллары бик авыр иде. Бала гына булсак та ул еллар ачысын татыдык шул”,- дип искә ала Таһирә әби. Бөтен гаиләгә килгән ачлык аларны да урап узмый. Ашарга ризык, кияргә кием дә юк. Ул елларны күз яшьләрсез генә искә ала алмый әби. Гаиләдә иң олы бала ул. Аннан соңгы тагын дүрт нарасый. Әнисенең уң кулы, булдыра алганча аңа ярдәм итә. “Ачлыкны күрдек, авырлыкларны да татыдык. Алабута, ат кузгалагы да ашадык. Барлык эшләрне дә башкарырга туры килде. Фермада бозаулар, таналар карадым, сыер да саудым. Колхоз амбарында, үлчәүдә эшләдем. Яңа Арыш урманында агач та кистек, турадык, өйдек. Кама елгасы буенда агачтан сал да кордык”,-ди Таһирә әби үткәннәрен хәтерендә яңартып.
Кыш айларында кызы Рузилә һәм кияве Фердинант тәрбиясендә, ә җәйләрен туган нигезенә кайта. Бакчасында үскән алмагачлары, слива, чия куаклары турында безгә дә сөйләде Таһирә әби. Бүгенге матур тормышка куанып бетә алмый ул. “Һәр туар көнгә шөкер итеп яшик. Балалар тыныч күк астында, әти-әниләре тәрбиясендә үссеннәр иде. Һәрбер сабыйга бәхетле балачак язсын”, -дип теләкләрен җиткерде ветеран.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа