Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе "Теплоэнергосервис" предприятиесе техника паркы тулыланды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына  яңа коммуналь техника ачкычлары тапшырды.

Бу  тантанада Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р. Л. Исланов һәм «Теплоэнергосервис» муниципаль унитар предприятиесе начальнигы А. Р. Мифтахов катнаштылар.
Шулай итеп предприятиенең техника паркы ике махсус коммуналь техника белән тулыланды. 
- Үзтөягеч   «Амкодор 332В» төрле йөкләр төяүдә кулланылса, күптөрле  тагылма җайланмалар белән җиһазландырылган «МТЗ 82.1»  тракторы  паркларны, скверларны һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чиста тотуда зур ярдәм чыганагы булып тора,- диде "Теплоэнергосервис" предприятиесе начальнигы Альберт Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса