Балык Бистәсе таксистын алдашырга нәрсә мәҗбүр иткән?
Казаннан кайтып төшкән ханым кул астында машинасы булмагач Балык Бистәсе таксистлары янына барып Трой Урай авылына итеп куюларын үтенә.
7 машина арасыннан машина табуы кыен булмый әлбәттә.
Озын буйлы,чандыр гәүдәле,теле телгә йокмый торган таксист егет аны кыстап диярлек машинасына утырта. Трой Урай авылының район үзәгеннән ерак икәнен аңлата һәм анда баруның бәясе 1000 сум тәшкил итүен әйтә.
Казаннан кайткан ханымның бу авылга беренче кайтуы була, шуңа күрә бәяне белми, риза булып юлга кузгалалар.
10 минут дигәндә алар авылга килеп тә җитәләр. Ханым аны моны уйламый акчасын биреп, рәхмәтен әйтеп бу ягымлы таксист егет белән матур гына саубуллаша. Таксист китер алдыннан кирәгем чыкса дип үз визиткасында биреп калдыра.
Соңрак бу авылга баруның бәясе нибары 150 сум икәне билгеле була.
Һәм пассажир ханым тәмле телле таксист егеткә шалтыратып, сез миннән акчаны ялгыш алдыгыз бугай, дип сорый.
Таксист аптырап калмый: "Апа, аның бәясе шулай, сезнең 3 зур сумкагыз һәм бер пакетыгыз да бар иде. Аннары, машина бәяләре дә арзан түгел хәзер кредит үләргә дә акча җыеп бетереп булмый ", - дип җавап бирә.
Әйе, кем кемне ничек алдый һәм алдаша ала. Дөнья шулкадәр акчага корылып бетте ки, без 4 хәрефтән торган "Акча"га хәтта әти - әниләребезне дә, якыннарыбызны, кирәк икән, үзебезне дә сатабыз.
Ә таксист егеткә килгәндә,мин уйлыйм, ураза айларында шулай күңеле җитеп алдашканы,кулы җитеп шул акчаны алганы өчен бәлкем, утырып бер уйланыр һәм үкенеп куяр. Әмма намуссызлыкны Ходай кичерерме икән?!
Автор Гөлчәчәк Газизова.
фотоkommersant.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа