Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе табиблары дүртенче урында

 23-24 сентябрь көннәрендә Казанда республика медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтек-2019” Спартакиадасының финал ярышлары булып узды. Анда зональ этапларда җиңгән Кукмара, Мамадыш, Буа, Балык Бистәсе, Сарман, Яңа Чишмә үзәк район больницаларының командалары катнашты.

 Ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, швед эстафетасы, аркан тартышу, шахмат ярышларында көч сынаштылар.

Барлык төр ярышларда киеренке көрәш барды. Тырышмаслык та түгел шул. Призерларга акчалата премияләрдән тыш, җиңүче командага “Лада-Гранта” автомобиле дә бирәләр бит.

Безнең ир-егетләр волейбол командасы финалда Буа командасын җиңеп беренче беренче урынны алды. Спартакиадаларда өстәл теннисы буенча күп җиңүләр яулаган Эльвира Мозохинага быел да тиңнәр булды. Аркан тартучы баһадирларыбыз финалда мамадышлыларга гына җиңелеп икенче урынны алуга ирештеләр.

Швед эстафетасында хатын-кызлар да, ир-егетләр дә өченче призлы урында калдылар. Барлык спортчыларыбыз да җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Балык Бистәсе командасы почетлы дүртенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса