Балык Бистәсе стадионы гөрләп торды
Август ае дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин призына “Мистер Рикко” кубогына футбол ярышлары үтте.
Якшәмбе көнне исә район башлыгы Кубогына финал ярышы булды.
Бу ярышка авыл җирлекләреннән һәм оешма-учреждениеләрдән 9 команда килгән иде. Ярыш киеренке шартларда үтте. Теге яки бу команда капкасына кертелгән туплардан стадион гөрләп торды. Ниһаять ярышның иң көчлеләре дә ачыкланды. Авыл җирлекләре арасында “Мистер Рикко” кубогына беренчелекне Трой-Урай командасы уенчылары яуладылар. Икенче-өченче урыннарга “Ямаш”, ”Яңа Арыш” командалары чыкты.
Оешма-учреждениеләр арасында район хакимияте командасына тиңнәр табылмады. “Мәдәният бүлеге” - икенче, “Агротехникум” өченче урыннарга ия булды.
Муниципаль район башлыгы Кубогына барган ярышта хакимият командасы җиңүче булып танылды. Икенче урынга – “Трой-Урай”, өченчегә “Ямаш”лылар чыктылар.
-Бу бәйге инде матур гадәткә әйләнде. Депутатыбыз Дмитрий Самаренкин белән матур башлангычыбыз дәвамлы булырга ошаган, - дип район башлыгы Илдар Таҗетдинов барлык уенчыларны җиңүләре белән котлады һәм районыбыз җыелма командасының Лаешта олы кубок өчен көч сынашачакларын ассызыклап үтте.
-Бу уеннарда сез күркәм үрнәкләр күрсәттегез. Иң әһәмиятлесе, спортның бу төре инде районыбызда зур популярлык казана башлады, аңа яшьләребез дә елдан-ел ныграк тартылалар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, футбол бәйрәме һәм Республика көне белән тәбрикләп. Һәм район башлыгы белән бергә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, Диплом, Кубоклар тапшырдылар. Районыбыз футболчыларына яңа җиңүләр юлдаш булсын.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia