Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән эксклюзив әңгәмә
Халык белән хакимият арасындагы күпер
Чагыштырмача күптән түгел оештырыла башласалар да территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) Татарстанның җирле үзидарә системасында мөһим урын алдылар. Бүген республикабызда 360 тан артык ТИҮ эшчәнлек алып баралар. Безнең Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселыгында 5 иҗтимагый үзидарә бар.
Нәрсә соң территориаль иҗтимагый үзидарә? Ул нинди максатларны күздә тота? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовка мөрәҗәгать итек.
-Территориаль иҗтимагый үзидарә - ул гражданнарның җирле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының бер формасы. Барыбызның да торган җирен яхшырак, матуррак итеп күрәсе килә. Тик кайберәүләр теге яки бу җитешсезлекләр өчен хакимият органнарын тәнкыйтләүдән узмыйлар. Бөтенләй битарафлар да бар. Уйларында матур идеяләр, фикерләр булган, җирлекне идарә итүдә турыдан-туры катнашырга теләгән энтузиастлар да байтак. Әнә шул идеяләрне бергә туплау һәм тормышка ашыру, халыкны хакимияткә якынайту максатында территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештырыла. Аны хакимият һәм халык арасындагы күпер дисәк тә һич арттыру булмас.
Тормыш булгач социаль-көнкүреш проблемалар туып кына тора. Аларны ничек чишәргә? Теге яки бу территориядә, урамда яшәүчеләр аларны якыннан беләләр. Безнең максат- ТИҮлар белән берлектә проблемаларны чишүнең оптималь юлларын билгеләү.
Мондый үзидарәләр халык өчен аеруча актуаль булган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәләр. Урыннарда алар социаль эш алып бара, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә проблемаларны хәл итүдә катнаша, тирә-як мохитне уңайлы итү, хокук бозуларны кисәтү, мәдәни-массакүләм, физкультура-сәламәтләндерү чараларын уздыру белән шөгыльләнә. Гражданнарның үзидарәләргә берләшүе
мөһим, чөнки соңгы берничә елда кешеләр арасында бердәмлек, уртак мәнфәгатьләрне кайгырту кебек төшенчәләр онытыла бара. Һәркем үз казанында гына кайный, Халык белән хакимият бергәләп эшләгәндә генә уртак көнкүреш проблемаларын хәл итеп була. Районыбызда территориаль иҗтимагый үзидарәләр 2018 елда төзелә башлады.
Бүгенге көндә Бистәбездә биш территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Аларның беренчесе халык телендә бистәнең “Поле чудес” дип йөртелә торган өлешендә оештырылды. Аңа Балык Бистәсенең Бертуган Бакировлар урамына кадәр булган өлеше дә керә. Халык “Поле чудес” иҗтимагый үзидарәсенә җитәкче итеп Шамил Мәхмүтовны сайлады. Бу территориядә 1000нән артык кеше яши. Лаеклы ялга чыкканчы озак еллар җитәкче постларында эшләгән Шамил Мәхмүтов тиз арада халык белән уртак тел тапты.
Агротехник көллият районындагы күп катлы йортларда “Лидер” иҗтимагый үзидарәсе оешты. Дөресрәге, биредә аны тынгысыз Райлә Дудко моннан ун җиде ел элек башлап җибәргән иде инде. Бу тирәдәге һәр йортның, ул гына да түгел һәр фатирның проблемаларын белеп тора ул. “Октябрьская” иҗтимагый үзидарәсен Галина Королева җитәкли. Ул үз җаваплылыгындагы 12 күп фатирлы йортларның өлкәннәре белән тыгыз элемтәдә торып эшләве белән аерылып тора. Күптән түгел генә оешкан “Үзәк” (җитәкчесе Надежда Саркина), “Яр буе” (Александр Салмин) көнкүрешебезне яхшыртуга саллы өлеш кертү юнәлешендә беренче адымнарын ясыйлар.
Бу юнәлештәге эш тәҗрибәбез республика күләмендә дә югары бәяләнде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциаөиясе уздыра торган “Иң яхшы муниципаль практика” конкурсының “Җәмәгатьчелек белән элемтә” номинациясендә икенче урынны алуга ирештек.
Алда әйткәнебезчә, барлык проблемаларны халык белән киңәшеп хәл итәргә тырышабыз. Бер генә мисал. Шушы көннәрдә районга биш комплекслы балалар мәйданчыгы кайтарылачак. Аларны кая урнаштырырга ? Бу мәсьәлә дә халык фикерен исәпкә алып хәл ителә. Нәтиҗәдә күпчелек өчен уңайлы булган урыннар табылды. Район үзәгендә заманча 50 көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгы төзелде. Аларны урнаштырганда да бу урамнарда яшәүчеләрнең фикер-тәкъдимнәре өйрәнелде. Хәзер исә халыкны алардан файдаланырга “өйрәтәсе” бар. Кайберәүләр шул заманча контейнерларга бакчаларында кискән агач ботакларын да, зур –зур иске йорт җиһазларын да чыгарып өяләр. Бу өлкәдә тәртип урнаштыру буенча да территориаль иҗтимагый үзидарәләргә таянабыз. Район үзәгендә тагын ике шундый территориаль иҗтимагый үзидарә оештырырга кирәк. Бу җәһәттән, халыктан тәкъдим- фикерләр көтеп калабыз.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа