Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының яңа район башлыгы билгеле булды

Бүген район Советының чираттагы утырышында  иң үзәк көн тәртибе булып- район башлыгын сайлау мәсьәләсе куелды.

  Моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Илдар Таҗетдинов шәхсән гаризасы нигезендә әлеге посттан китте. Депутатлар район башлыгына аның кандидатурасын тикшерделәр. Әлеге кандидатураны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Ильнур Гарипов тәкьдим итте. Илдар Таҗетдиновны яклап чыгыш ясаучы район Советы депутаты Айрат Сафин аның бик күп уңай сыйфатларына тукталып чыгыш ясады. Нәтиҗәдә депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Илдар Таҗетдиновны бердәм рәвештә район башлыгы итеп сайладылар. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкару моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән Роман Ислановка йөкләнде. Утырыштан тулы язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса