Балык Бистәсе районының ветеринария берләшмәсе кисәтә!
Балык Бистәсе районының ветеринария берләшмәсе Африка дуңгызлар чумасы (АЧС) буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә киеренке кала, дип хәбәр итә.
2020 елда Россия Федерациясендә әлеге авыруның 271 очрагы теркәлгән. Узган елның декабрендә Алабуга районында әлеге авыру очрагы ачыкланды. Бу чорда 41 баш кабан дуңгызы үлгән. Зәй, Әлмәт районнарының аучылык хуҗалыкларында авыру расланган. 2021 елда йорт һәм кыргый кабан дуңгызларыннан алынган биоматериалны лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча АЧС вирусының 13 очрагы ачыкланды.
Шушы уңайдан ветеринария берләшмәсе дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга һәм хуҗалык җитәкчеләренә республикада әлеге авыру килеп чыкмасын өчен зоогигиена нормалары һәм дуңгызларны тоту кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын авырулар булмаган территорияләрдән генә сатып алырга һәм терлекләрне ашату алдыннан аларны термик эшкәртү үткәрергә кирәклеге турында искәртә. Азык-төлек калдыкларын да 3 сәгать дәвамында пешерергә кирәк.
Дуңгызлар ябылган торак та, вирусны күчерә ала торган башка хайваннар белән элемтәгә керә алмаслык итеп тотылырга тиеш.Алар янына чит кешеләрне кертмәскә кирәк.
Даими рәвештә дуңгызларны тоту, азык саклау һәм әзерләү урыннарында дезинфекцияләү һәм дезинсекцияләү үткәрү зарур. Чөнки талпаннар да вирус таратучылар булып тора.
Әлеге авыру буенча мониторинг үткәрү масатында атна саен Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, безнең район кибетләренә китерелгән продукцияләрдән, шулай ук дуңгызларының санын киметү максатында атылган кабан дуңгызларыннан биологик материал алына. Ел башыннан республика ветеринария лабораториясенә 58 биоматериал озатылды.
Хөрмәтле райондашлар! Республиканың бу аеруча куркыныч авыру буенча иминлеге сезнең уяулыкка бәйле!
АЧС профилактикасына бәйле сораулар туганда, 2-38-51 телефоны буенча районның ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа