Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авыл халкы нәрсә эшләргә җыена?

Күгәрчен авылына 1367 нче елда нигез салына. Хәзерге вакытта ул  районыбызда иң зур авылларның берсе. 1917 нче елга кадәр авылда 3 мәчет булган.

 Икесе– агачтан, берсе таштан төзелгән. Революциядән соң бер агач мәчетне сүтәләр, икенчесендә мәктәп ачалар, өченче таш мәчетне клуб итеп үзгәртәләр. 1905 нче елда ачылган таш мәчет озак еллар дәвамында клуб булып хезмәт иткән һәм авылның мәдәни, мәгърифәт үзәге булып саналган. Бу бинада төрле җыелышлар үткәрелгән, лекцияләр тыңланган һәм концертлар куелган, кинофильмнар куелган, төрле бәйрәмнәр, кичке уеннар үткәрелгән.

1934-35 нче елларда таш мәчеткә агачтан икенче кат өстәп салалар. Анда китапханә, уку залы, авыл советы, ЗАГС урнаша.Хәзерге көндә шушы тарихи бина куркыныч хәлдә.

2018 нче елның 28 августында таш мәчет (иске клуб) бинасын яңарту, торгызу һәм бу бинада авыл музее булдыру эшен башлап йөрүче инициативалы төркем  башлангычында җыелыш үтте. Шушы җыелышта бинаны торгызу өчен акча җыярга кирәклеге турында да сүз алып барылды. Аны җыю, тиешле урында куллану, ремонт эшләрен алып бару өчен махсус  комиссия төзелде.

Беренче эш итеп иске клуб бинасы мәйданын чистарту һәм икенче катны сүтү тора. Шул ук вакытта акча җыеп, бинаның түбәсен ремонтлау эшен дә башларга кирәк. 

Мөмкинлегеннән чыгып, булдыра алганча акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр бу чарадан читтә калмаслар дип ышанабыз. Инде акча бирүчеләр бар: олы яшьтәгеләр дә, яшьләр арасында да.

Комиссия карары буенча акчаны авылда Сания Сәгыйровага, Балык Бистәсендә Мәрьямбикә Фәесхановага  тапшырырга мөмкин.

Түбәне ремонтлау эшен сентябрь аеның икенче яртысында башлау планлаштырыла. Шуңа күрә акчалата өлеш чыгарырга теләүчеләр мөмкин кадәр тизрәк безнең мөрәҗәгатькә кушылсалар иде.

Сания СӘгыйрова.

           Күгәрчен авылы

 

фотоyablor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса