Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен арттырган һәм җәзага тарган

Узган ел Балык Бистәсе район суды авыл җирлеге башлыкларының (хәзер инде элекке) берсенә карата булган җинаять эшен карады.

Муниципаль берәмлек башлыгы булган З. җирле үзидарә органнарында хакимият вәкиле функцияләрен башкаручы буларак, аның бурычларына авыл җирлекләрендә сакланучы финанс документлары, кыйммәтле кәгазьләр, авыл җирлеге җирләрен файдалануны контрольдә тоту белән беррәттән, хуҗалык кенәгәсен һәм исемлеген үзвакытында дөрес итеп алып бару, саклауны оештыруда вәкаләтләрен арттырган. Белгән хәлдә, җәмгыять өчен үзенең алымнары белән куркыныч тудыруын күзаллап бернидә шикләнмәгән  авыл җирлеге сәркатибе А. га җир участогын законсыз рәсмиләштерергә куша. Ул гражданин Г. га хуҗалык кенәгәсеннән аның җир участогы белән чикләнмәгән вакытта файдалану рөхсәте булганлыкка өземтә (выписка) язып бирә. Бу документ Федераль канун нигезендә җир участогын рәсмиләштерү өчен нигез булып тора. З. бу өземтәгә (выписка)  мөһер сугып имзалый  һәм аны Г. га бирә.

Алга таба бу өземтә (выписка) нигезендә әлеге җир участогы Г. ның  милкенә әйләнә.

З. ның әлеге алымнары  дәүләткә 418000 сум күләмендә зыян китерә, шулай ук әлеге җир участогын законлы рәвештә башка гражданнар тарафыннан рәсмиләштерү мөмкинлеген чикли.

Вәкаләтләрен арттыруда гаепләнгән З.га җәза билгеләгәндә аның, гаиләсенең тормыш шартлары, үзенең гаебен тану һәм сәламәтлеге исәпкә алынды.

Россия Федерациясенең  Җинаятьләр кодексы нигезендә З. тарафыннан кылынган гамәл авыр җинаятьләр төркеменә керә.

Суд карары нигезендә З. гаепле дип танылды һәм аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Хөкем карары үз көченә керә.

 Таңсылу Минһаҗева.

фотоnews

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса