Балык Бистәсе районында җыеннар дәвам итә
Узган атнада берничә авылда, шул исәптән Олы Кульга һәм Урахча авыл җирлекләрендә хисап утырышлары, халык җыеннары булып узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Балык Бистәсе муниципаль районы прокуроры урынбасары Рәнис Муксинов, районыбызның җаваплы тармак вәкилләре катнаштылар.
Олы Кульга авыл җирлегенең узган елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм агымдагы ел бурычлары турында авыл җирлеге башлыгы Евгений Терентьев чыгыш ясады.
Олы Кульга авыл җирлегенә Олы Кульга, Кече Кульга, Осиновка, Дон-Урай авыллары керә. Җирле үзидарә органы халык һәм шәхси эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора, халык мәнфәгатьләрен яклау буенча карарлар кабул итә.
Бүгенге көндә Олы Кульга авыл җирлегендә 4 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 4 шәхси эшмәкәр һәм 2 гаилә фермасы эшли. Аларны үстерү эшен дәвам итәргә кирәк, чөнки бу өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге тудыра, хуҗалыкларның керемен шактый арттыра.
Авылларны төзекләндерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү җирлек советының көндәлек эшчәнлегендә иң актуаль мәсьәлә булып кала. Башка җирлекләрдәге кебек биредә дә чишелеш көтә торган проблемалар бар әлбәттә. Аларны чишү өчен халыкның бердәмлеге кирәк. Җирлек башлыгы Олы Кульга авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерүдә зур өлеш керткәннәре һәм бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен Айрат Хөснетдинов, Илнар Кәбиров, Илья Бухаровка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Агымдагы елда Олы Кульга авыл җирлегендә үзара салым җыю 600 сум күләмендә билгеләнгән. Аңа суүткәргеч башняларын ремонтлау; юлларны төзекләндерү, элмә такталарны (күрсәткечләр) алыштыру, су скважинасы өчен электронасос алу һәм башка мөһим эшләр керә.
Җыенда шулай ук район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгышлары да игътибар белән тыңланды.
Луиза Ананьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа