Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында   Василий һәм Владислав Григорьевлар турында белмәүчеләр сирәктер

 Кешеләргә һәрчак ярдәмгә ашыккан табиблар турында әзерләдем мин бу язмамны. Аларның ягымлы карашы, эчкерсез һәм шәфкатьле күңелләрен ачарга теләдем. Кемнәр ул дисезме?

 Беренче карашка гади булсалар да, изгелекләре белән бөек, чын кеше дип йөртелүче, Гиппократ антына тугры калган авылдашларыбыз алар. Кылган изгелекләре дә бихисап. Хәер, халык сәламәтлеге сагында торган әтиле-уллы табиблар - Василий һәм Владислав Григорьевлар турында белмәүчеләр сирәктер.

    Василий Георгиевич  күп еллар буе Котлы Бөкәш хастаханәсендә хирург булып эшләде. Ул үзенең барлык көчен, сәләтен шушы хастаханәгә караган авыл кешеләренең сәламәтлеген саклауга багышлый. Гадәти генә авыл хастаханәсендә күпме авыруларга операция ясарга туры килгән аңа. Кешелеклеге, үз эшенә бик җаваплы карашы белән таныла ул. Катлаулы  операция булган көннәрдә авыруның хәле җиңеләймичә өенә дә кайтмыйча хезмәт куя.

Чыннан да, шәфкатьле, йомшак куллы табиб буларак искә ала аны авылдашлар.  Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп  ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган изге зат ул. Юкка гына андый шәфкать ияләрен  яратып, ак фәрештәләр дип йөртмиләр. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез.

    “Алма агачыннан ерак төшми”, дип белеп әйткән халкыбыз. Василий Георгиевичның улы  Владислав Васильевич та әтисе кебек олы йөрәкле табиб. Ул кечкенәдән үзенә әтисенең уңай сыйфатларын сеңдерә, мәктәптә яхшы укый, аны көмеш медальгә тәмамлый.  Әлбәттә, укуында әнисенең - биология фәне укытучысы Лера Павловнаның да өлеше зур булгандыр. Владислав абый 1995 нче елны Казан дәүләт медицина институтын, 1996 елда интернатура тәмамлый. Шуннан бирле Владислав Васильевич  балалар республика клиник хастаханәсендә балалар хирургы, ортопед, травмотолог  булып эшли. Бик күп кешеләргә ярдәм кулын сузган, аларның гомерләрен озынайткан ул. Мин Чеховның «Врач профессиясе-батырлык.Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә», дигән сүзләрен укыганым бар. Бу сүзләр минем язмамның геройлары әтиле-уллы Григорьевлар турында да әйтелгән кебек.

 Азилә Вәлиева,

 Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса