Балык Бистәсе районында урып җыю эшләре башланды
Урып җыю эшләре башланырга да санаулы көннәр калып бара. Быелгы аномаль һава торышын исәпкә алып кырларыбызда үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычы куела.
Әмма барысы да техниканың көйле эшләвенә һәм аның ышанычлы булуына бәйле. Хәзер инде районыбыз хуҗалыкларында булган комбайннарның барысы да диярлек яңартылдылар. Бүгенгесе көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аларның гомуми саны 110га җиткән. 13 июль көнне авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре һәм министрлык вәкилләре “кыр кораблары”ның әзерлеген тикшерделәр. Бүгенгесе көнне «ВЗП», «Логос», «Солтан», «Кулон-Агро», «Кама-Агро» хуҗалыклары һәм берничә фермер урып-җыю эшләрен башлап җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа