Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында урак тулы куәткә дәвам итә

 Август авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң киеренке, иң мәшәкатьле айларның берсе.

Яңгырлар яву сәбәпле берникадәр тоткарланган  урып-җыю тулы куәткә дәвам итә. Күпчелек хуҗалыкларда  аяз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 августка районда  бөртеклеләрнең 6850 гектары җыеп алынган.    

Район буенча 27400 тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш уртача  гектарга 40 центнерны тәшкил итә. Басуларда төрле модификациядәге 70 тән артык  комбайн эшли.

Иң эре җир биләүчеләрдән булган “Логос”, “Кама-Агро”, “Кулон”,  “ВЗП Балык Бистәсе”,   игенчеләре  урып-җыюны оешкан төстә алып баралар. “Логос”та ,мәсәлән, 1350 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алдылар, 8520 тонна ашлык суктырдылар инде.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Галәветдинов лидерлык итә.

Әлегә иң югары уңышны “Логос” (63,1 центнер), “Зюзино” (42,1центнер),   Ногманов (48,6 центнер) хуҗалыклары алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса