Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында төзекләндерү эшләре башкарыла

Районыбыз биләмәсендә бу ел башыннан 283 миллион сумлык социаль-көнкүреш объектлары төзекләндерелә һәм юл төзелеше эшләре башкарыла.

Алдагы еллар белән чагыштырганда быел төзү-монтаж эшләре күләме беркадәр кимегән. Әмма башкарыла торганнарының зур әһәмияткә ия булуы аеруча игътибарга лаек. Бигрәк тә район үзәгенең ашлык кабул итү предприятиесе янәшәсендәге һәм Масловка авылындагы ике катлы йортта яшәүчеләр үзләрендә капиталь ремонт башкарылуына нык сөенәләрдер. Чөнки бу көнне алар шактый озак еллар дәвамында көтеп алганнар. Ни дисәң дә район үзәгендә 60 нчы елларда ук  файдалануга бирелгән бу йортта быел ике төрле төзү-монтаж эшләре башкарыла. Беренчесе – йортка капиталь ремонт үткәрсәләр, икенчесе - ишек алды шәһәрләрдәге кебек матур итеп төзекләндерелә. Биредә хәзер машина кую урыны да булдырылган. Балаларга уен мәйданчыгы да ясарга исәп итәләр.  Бүгенгесе көндә әлеге йортта яшәүчеләргә һәм үтеп йөрүчеләргә уңайлы итеп юлларны төзекләндерү эшләре  алып барыла.

 Районыбыз чигендәге Шомырбаш авылы кешеләрен дә быел зур сөенеч көтә. Биредә заманча итеп яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелеп килә. Ә менә Котлы Бөкәш авылы кешеләрен күптәннән борчып килгән мәсьәлә дә быел, ниһаять, уңай чишелеш табачак. Авыл үзәгендәге балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Бу авылда шулай ук хастаханә амбулаториясенә дә олы ремонт эшләре үткәрүгә алынганнар. Мәктәпләрне төзекләндерү эшләрендә быел хөкүмәт ярдәме күрсәтелүе аеруча сөендерә. Районыбызның Югары Тегермәнлек һәм Масловка авыллары мәктәпләрендә балаларны тукландыруны тамырдан яхшырту максатыннан ашханәдә зур төзекләндерү эшләре алып  барыла. Олы Елга авылы мәдәният йортына һәм авыл мәчетенә капитал төзекләндерү эшләре башкарылуы да бу төбәккә ямь өсти.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса