Балык Бистәсе районында туристик маршрут ачылды
Балык Бистәсе районында «Ял көннәрендә 1001 күңел ачу» («1001 удовольствие за выходные») дигән атналык туристик маршрут ачылды.
2020 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак маршрутка экскурсия программасы да кертелгән: Балык Бистәсе буенча күзәтү экскурсиясе, Балык Бистәсеннән көнчыгышка таба 49 км ераклыкта урнашкан Татарстан өчен сирәк очрый торган таплы боланнар һәм мараллар асрала торган урын - "кыргый ферма» экопаркына бару, урманда гид белән йөрү һәм башкалар. Шулай ук буш вакытыгызны мастер-классларда катнашуга, көймәдә йөзәргә яки сезгә ошаган башка шөгыльгә багышлый аласыз.
Сәфәр үз транспортыгызда башкарыла. Бу хакта тулырак сылтама буенча белә аласыз
https://www.instagram.com/p/CBfOV5jMge5/?igshid=1wm3qifygrbm9
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа