Балык Бистәсе районында техникалар кышкы саклауга куелды
17 ноябрь көнне районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техникаларны ремонтлауга әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Влад Евстигнеев, Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре Рафаэль Мөхәммәтшин, Зөфәр Әхтәмов катнаштылар һәм хуҗалыклардагы техника-агрегатларның, барлык төр комбайннарның, гомумән, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга куелышын, тырмалар ремонтлау эшенең оештырылышын җентекләп тикшереп чыктылар.
Комиссия үз эшен Олы Елга авылында урнашкан “Кама Агро” хуҗалыгының машина-трактор паркыннан башлап җибәрде. Биредә барлык эшне комплекслы төстә башкаралар. Күп операцияләрне үз көчләре белән башкарулары мактауга лаек. Хуҗалыкның техника утарында гадәти җанлылык хөкем сөрә.
Без бу көнне барлык хуҗалыкларда да шундый хәлгә тап булдык дисәм, һич тә арттыру булмастыр. Урыннарда җитәкчеләр һәм белгечләр тарафыннан күңел биреп, барлык эчке ресурсларны эшкә җигеп эшләү күзгә ташлана. Масловкалылар да элек-электән килгән күркәм гадәт буенча техниканың сакчыллыгына зур игътибар биргәннәр. Беренче чиратта комбайннарның техник таләпләрне дөрес үтәп кышкы саклауга куелулары күпләрнең күңеленә хуш килде. Биредә уракта елның-елындагыча Йосыповлар алдынгылыкта бара. Кырык елдан артык эшләп лаеклы ялга чыккан легендар игенче, Рәсәйнең атказанган механизаторы Габделхәй Йосыповның данлы эшен бүген улы Алмазның уңышлы төстә дәвам иттерүе нык сөендерә. Алар урак тәмамлану белән комбайннарын юып, чистартып, кирәкле узелларын салдырып, тәгәрмәчләрен агартып, техниканы тулысынча аскуймаларга урнаштырып кышкы саклауга куйганнар. Аннан кала башка барлык агрегатлар да тигез сафларга тезелеп саклауга куелганнар. Тимерче Гайса Хәбриев та тырмаларны төзекләндерү эшен уңышлы төстә дәвам иттерә.
Шундый ук зур оешканлык белән техниканы төзекләндерү эшләренең җайлы баруына без “Арыш-Агро” хуҗалыгының Яңа Арыш авылы техника утарында да тап булдык.
Тырмаларны төзекләндерүне монда ел дәвамында эштән тукталмыйча макталып килүче бай тәҗрибәле механизаторлар Марс Шәмсевәлиев белән Илдар Кәримовка йөкләгәннәр.
Сменага алар 8-10 тырманы төзекләндереп җыеп куялар. Шулай итеп егетләр бу эшне тулысынча декабрь ае урталарына төгәлләргә исәп итәләр.
Комбайннарны һәм башка төр тагылма агрегатларны да биредә тигез сафларга тезеп куйганнар.
Комиссия эшнең көйле баруыннан һәм ел әйләнәсе техника утарында ремонт барышының тукталмыйча дәвам итүеннән бик канәгать калды.
“Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыгында да эшне тиешле югарылыкта оештыра белүләре күпләрнең күңеленә хуш килде. Берсеннән-берсе кыйммәтле техника-агрегатларны төзекләндерү эшләре дә биредә планлы төстә дәвам итә. Агрегатлар, чәчкечләр, гомумән алганда, барлык туфрак эшкәртү техникалары таләпләргә туры килерлек итеп кышкы саклауга куелган. Комбайнчылар да уракны вакытында төгәлләп үз эшләрен уңышлы башкарганнар.
“Кулон-Агро” һәрвакыттагыча үрнәк хуҗалыкларның берсе. Аларда барлык төр комбайннар юылып, чистартылып каплаулы гаражларга урнаштырылган. Культиваторлар, тырмалар җыю цехы җылы, иркен, якты.Бер читтә тимерче Ринат Шәрәфиевның да тырыш хезмәт куюы күренде.
Комиссия һәр хуҗалыкта башкарылган эшне энә күзеннән үткәреп, аны 70 баллы система буенча бәяләде. “Кулон-Агро” хуҗалыгы лаеклы рәвештә беренче урынга ия булды. Икенче-өченче урыннарга “Арыш-Агро” хуҗалыгы эшчәннәре белән “Масловский”, “Кама-Агро” хуҗалыклары лаеклы дип табылды.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia