Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында тавыш бирү башланды. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов беренчеләрдән булып тавыш бирде

Илебезнең төп законы -Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 Балык Бистәсендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү башланды. Белгәнебезчә, әлеге тәкъдим ителгән төзәтмәләр илебезне һәрьяклап ныгыту өчен юнәлдерелгән.

Район үзәгендә беренчеләрдән булып  2415   нче сайлау участогында район башлыгы Илдар Таҗетдинов,  ә 2417 номерлы участогында районның хөрмәтле кешеләре Виталий Волков һәм  Анатолий Автономов үз тавышларын  бирделәр. Алар бу төзәтмәләрнең район тормышында да әһәмияте турында үз фикерләрен әйттеләр.
-Мин илебезнең гражданины буларак барысын да тавыш бирергә чакырам. Чөнки Конституция безнең тормышның төп законы. Кертелгән төзәтмәләрнең күпчелеген  хуплыйм. Алар арасыннан гаиләгә һәм пенсионерларга кагылышлысы миңа якын, - диде Виталий Волков.
-Минемчә, әлеге барлык төзәтмәләр дә үз вакытында һәм кирәкле. Заманалар үзгәреп тора. Дәүләтебезне саклау һәм аның белән горурлану бик мөһим, -диде Анатолий Автономов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса