Балык Бистәсе районында тавыш бирү бара
Кичә Балык Бистәсендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү башланды. Белгәнебезчә, әлеге тәкъдим ителгән төзәтмәләр илебезне һәрьяклап ныгыту өчен юнәлдерелгән.
Район үзәгендә беренчеләрдән булып 2417 номерлы участогында районның хөрмәтле кешеләре Виталий Волков һәм Анатолий Автономов үз тавышларын бирделәр. Алар бу төзәтмәләрнең район тормышында да әһәмияте турында үз фикерләрен әйттеләр.
-Мин илебезнең гражданины буларак барысын да тавыш бирергә чакырам. Чөнки Конституция безнең тормышның төп законы. Кертелгән төзәтмәләрнең күпчелеген хуплыйм. Алар арасыннан гаиләгә һәм пенсионерларга кагылышлысы миңа якын, - диде Виталий Волков.
-Минемчә, әлеге барлык төзәтмәләр дә үз вакытында һәм кирәкле. Заманалар үзгәреп тора. Дәүләтебезне саклау һәм аның белән горурлану бик мөһим, -диде Анатолий Автономов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев