Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында Совет утырышы узды

Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш тугызынчы утырышы булып узды. Аны район Башлыгы Илдар Таҗетдинов алып барды.

Утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының "2020 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында" гы карары проекты,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү , Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең 2020 елгы оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлар, 2020 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү нәтиҗәләре, Бәтке авыл җирлеге Генераль планы проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү, 2020 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү, авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды.

 Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса