Балык Бистәсе районында сайлаулар оешкан төстә бара
Бүген сигезенче сентябрь Татарстанда бердәм сайлау көне бара. Республикада яшәүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутат мандатына 7 сәяси партиядән 430 кандитат дәгъвалый. Тавыш бирүне 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауның чисталыгын һәм дөреслеген бер төркем кеше күзәтә, кайбер участокларда 25 кә якын күзәтүче бар. Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаулар хокук бозуларсыз бара, шикаятьләр юк.
Балык Бистәсе районында 47 сайлау участогы эшли.
Районда сайлауларны әзерләү һәм үткәрү өчен Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге территориаль сайлау комиссиясе эшли.
- Теркәлгән барлык сайлаучыларның саны 20796. Аларның 363е беренче тапкыр сайлауга баралар. Сайлау участокларында "Бердәм Россия" Бөтенрәсәй сәяси фиркасе төбәк бүлеге, ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге,"Россия коммунистларының коммунистлар партиясе" төбәк бүлекләреннән Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасыннан, 48 нче бар мандатлы Лаеш сайлау округыннан кандидат булган Самаренкин Дмитрий Анатольевичның һәр сайлау участогы һәм территориаль сайлау комиссиясендә күзәтүчеләре бар.
Барлык сайлау участокларыыда җәмәгать тәртибен Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлеге хезмәткәрләре саклый - диде ул.
Район үзәгендә яшәүчеләр мөһим эшне ахырга калдырмыйча сайлауларга иртәнге сәгатьләрдә киләләр.
Территориаль сайлау комиссиясе белдерүенчә, 10.00 сәгатькә район буенча 7127 сайлаучы тавышын бирде, бу 34,37 процентны тәшкил итә. Балык Бистәсе поселогында, Анатыш, Олы Елга, Корноухово, Полянка, Котлы Бөкәш авылындә яшәүчеләр активлык күрсәтәләр .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа