Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында сайлаучылар активлык күрсәтә

Балык Бистәсендә барлыгы 47 сайлау участогы эшли. 18 сәгатькә  18062 сайлаучы үз хокуклары белән файдаланганнар (87,04%).

Бүген сигезенче сентябрь Татарстанда бердәм сайлау көне бара. Республикада яшәүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән 430 кандитат дәгъвалый. Тавыш бирүне 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауның чисталыгын һәм дөреслеген бер төркем кеше күзәтә, кайбер участокларда 25 кә якын күзәтүче бар.  Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаулар  хокук бозуларсыз бара, шикаятьләр юк.

Балык Бистәсендә барлыгы 47 сайлау участогы эшли. 18 сәгатькә  18062 сайлаучы үз хокуклары белән файдаланганнар (87,04%).

Балык Бистәсе икенче мәктәбендә урнашкан 2417 номерлы сайлау участогында сайлаучылар активлык күрсәтәләр.

 Залда музыка тавышы, әйләнә-тирәдә тәртип хөкем сөрә. “Тәртип бозу очраклары юк. Сайлаучылар тыныч кына бюллетеньнәрне алалар да, сайлап китә”,–диде  сайлау участогы рәисе  Дилюс Гатиятов.

“Сайлауларга нинди өметләр белән килдегез?”  дип сорадым сайлаучылардан. “Үзебезнең, балаларыбызның киләчәген кайгыртып гаиләбез белән килдек. Тыныч һәм мул тормышта яшәүне теләп  лаеклы депутат сайлыйбыз килә”,–диде Рамилә Хиҗапова. “Мин киләчәк тормышым өчен битараф түгел. Минем гаилә тормышым башланды, күптән түгел генә кызыбыз дөньяга килде. Белемле, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутат булсын иде. Шуңа күрә мин сайлауларга килми кала алмадым”, –дип сүзгә кушылды Рамилә апаның малае Булат Хиҗапов.

Район мәдәният йортында  урнашкан 2416 сайлау участогында да җанлылык хөкем сөрә. Анда районның “Будь здоров” клубы әгъзалары да килгән иде. “Хакимияткә зур хөрмәт белән карыйбыз. Депутатларыбыз да үз чиратында безгә теләктәшлек белдерсеннәр иде. Без аларга ярдәм, яклау сорап килгәндә безне кире какмасыннар, ишетсеннәр дип телибез. Шуңа күрә сайлауларга килдек. Идарәгә лаеклыларга  тавыш бирәбез”,-диде әлеге клуб әгъзасы Галина Власова.  “Будь здоров” клубы 2011 елда оеша. Биредә  55 яшьтән алып аннан да өлкәнрәк яшьтәге төрле һөнәр ияләре йөри. Сәламәтлекләрен ныгыталар, ялларын бергәләп оештыралар. “Спорт комитеты белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Пенсия фонды, халыкны социаль яклау бүлеге безгә теләктәшлек белдерә. Бездә сәламәтлек, компьютер грамоталылыгы мәктәпләре, өченче буын университеты эшли. Безгә йөрүчеләр район, республика күләм бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашалар. Призлы урыннарны алалар. Барыбыз да сайлауларга да яхшы киләчәк өмет итеп килдек. Республикабызның, районыбызның язмышына битараф түгел без. Яңа биналар төзелүгә, балалар бакчасы ачылуга,  мәктәпләр яңартылуга, асфальт юллар салынуга без бик сөенәбез. Һәрберебезнең дә балалары, оныклары, оныкчыклары бар. Шушы көннәрдә бер коллегабызның алтынчы правнугы туды. Бик сөенечле хәл бит. Без кырыкка якын кешедән торган бер зур гаилә. Киләчәктә дә тату, бердәм коллектив булып калырбыз дип ышанам”,-диде әлеге клуб җитәкчесе Нина Мусина.

“Сайлауларга барып кандидатка, партиягә  тавыш биргәндә кеше һәрвакыт яхшылыкны өмет итә. Тормыш дәрәҗәсендә социаль тигезлек,  илдә тәртип, тотрыклылык булуын телибез”,- диде районның атказанган культура хезмәткәре Анатолий Автономов.

Гөлназ Зарипова.

 

Гөлназ Зарипова фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса