Балык Бистәсе районында сайлау участоклары эшне вакытында башлады
Бүген сигезенче сентябрь Татарстанда бердәм сайлау көне бара. Республикада яшәүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән 430 кандитат дәгъвалый. Тавыш бирүне 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауның чисталыгын һәм дөреслеген бер төркем кеше күзәтә, кайбер участокларда 25 кә якын күзәтүче бар. Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаулар хокук бозуларсыз бара, шикаятьләр юк.
Балык Бистәсендә барлыгы 47 сайлау участогы эшли. Алар барысы да сайлауга яхшы әзерлек белән сәгать 7 ачылды.
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә урнашкан 2417 номерлы сайлау участогында иртәнге сәгатьтә сайлаучылар шактый җыелган. Сайлау участогы рәисе Дилюс Гатиятов әйтүе буенча, 8 сәгать 30 минутка 290 кеше тавыш биргән. Залда музыка тавышы, әйләнә-тирәдә тәртип хөкем сөрә. “Әлегә тәртип бозу очраклары булмады. Халык тыныч кына бюллетеньнәр ала да, сайлап китә”,–диде ул.
Сайлау участогына килгән берничә кеше белән әңгәмә корып алдым. “Үзебезнең, балаларыбызның киләчәген кайгыртып гаиләбез белән килдек. Тыныч һәм мул тормышта яшәүне теләп лаеклы депутатлар сайлыйбыз килә”,–диде Рамилә Хиҗапова. “Мин киләчәк тормышым өчен битараф түгел. Минем әле тормышым башлана гына. Белемле, җитди, халыкны кайгыртучан, илне дөрес юл белән алып баручы депутатлар сайларга дип килдем”, –дип сүзгә кушылды Рамилә апаның малае Булат. “Сайлауга һәркем барырга тиеш, дип саныйм. Без үз фикеребезне белдерергә тиеш. Республикада яшәгәч, аның язмышы турында уйламыйча булдыра алмыйбыз. Безнең киләчәгебез депутатларның ничек идарә итүенә бәйле. Сайлаулар вакытында һәрбер кешенең тавыш бирүе мөһим. Шуны аңлап килдек тә без бүген”,–диде Наилә Кәримова.
Сайлау участогына килгән башка сайлаучылар да шул фикердә иде.
Гөлназ Зарипова.
Гөлназ Зарипова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа