Балык бистәсе районында проектларда укучылар әти-әниләре белән бергәләшеп катнашалар
Мәдәният һәм фән министрлыгы укучыларның белемен төрле яклап арттыру максатында кызыклы, файдалы, иҗади проектлар уйлап таба. Менә шундый проектларның берсе "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты.
“Укучының мәдәни көндәлеге» проекты Татарстан Республикасында инде дүртенче елын эшләп килә. Шушы вакыт эчендә ул зур популярлык казанып өлгерде дә инде. 2015 елда ул беренче сыйныф укучысын мәдәният оешмалары белән таныштыручы проект буларак кына гамәлгә ашырылса, соңгы өч елда исә барлык башлангыч сыйныфларга да тапшырылды. Бу проект балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм өлкәннәрне рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Шулай ук республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итә. Әти-әниләр дә балаларына якыная. Мәдәни үзәкләргә алып бару теләге арта.
Проек гамәлдә булганнан бирле мәктәбебездә дә, китапханәдә дә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырылып килә. Бу проект безгә күп уңышлар алып килде. Гамәлгә кергән елны Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары арасыннан ике бала җиңү яулады, 2015-2016 елгы уку елында 3 укучыбыз җиңүләре белән сөендерде. Нүриев Нәзил исемле укучыбыз җиңү яулап, Казан шәһәрендә дә булып кайтты, ә 2016-2017 елгы уку елында 3 укучыбыз җиңү яулады. Һәр елны җиңүче укучыларыбызны район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директор урынбасары Лидия Сергеевна тәбрикләп, дипломнар, бүләкләр тапшырып килде. Без быел да дилбегәне кулдан ычкындырмаска уйлыйбыз. Шушы көннәрдә, янәдән Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 24 башлангыч сыйныф укучысына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырдык. Укучылар көндәлекнең структурасы, биремнәрне үтәү тәртибе белән таныштылар. Һәр атнаның сишәмбе көнендә укучыларыбыз өчен мәдәни дәресләр уздырылачак. Башлангыч сыйныф укытучылары да башкарасы эшләр буенча, планнарын төзеп куйганнар. Укучыларыбыз да укытучы апаларының сүзләрен дикъкать белән тыңлыйлар, әти-әниләр дә әлеге проекттан читтә калышмаска тырышалар. Көндәлек тапшырылган атнада ук, Гатиятуллиннар гаиләсе Болгарга сәяхәт кылып кайттылар. Болгар шәһәре белән танышканнар, тарихи урыннарны караганнар. Бу сәфәрдә искиткеч матур тойгылар кичергәннәр. Укучыларыбызга уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.Үзебезнең якты, нурлы китапханәбездә дә көтеп калабыз!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia