Балык Бистәсе районында мәктәпләр тикшерелә
Роспотербнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлеге Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә мәгариф учрежденияләрен яңа короновирус инфекциясе шартларында уку елына әзерлекләрен тикшерә башладылар
17 август көнне территориаль бүлек начальнигы урынбасары Ирина Миличихина, мәгариф бүлеге методисты Рузия Мөгыйнова Балык Бистәсе гимназиясендә, 2 нче мәктәбендә, Трой-Урай, Олы Кульга мәктәпләрендә булып тикшерү уздырдылар. Алар беренче чиратта, һаваны бактерицид нурландыргычларның, контактсыз термометрларның, юуу һәм дезинфекцияләү сыеклыклары запасының булуын игътибар үзәгенә алдылар. Кабинетлар аерым сыйныфларга беркетелгән булырга тиеш. Шулай ук башка таләпләрне дә үтәү сорала.
Мондый тишерүләр районның башка мәктәпләрендә дә уздырылачак.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа