Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында мөһим мәсьәләләр каралды

Кичә хезмәтне саклау буенча район башлыгы каршындагы координацион Советның чираттагы утырышы булды.

  Аны  Совет рәисе урынбасары Вячеслав Токранов алып барды. Координацион Совет сәркатибе Рәсим Җамалиев хезмәтне саклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.

Билгеле булганча, август башында Россия төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы һәм  гигиенасы турында Конвенцияне ратификацияләгән илләргә кушылды. Чагыштырма анализ күрсәткәнчә, Россиядәге законнар тулаем алганда Конвенциянең төп кагыйдәләренә туры килә икән. Әмма  кайбер төзелеш эшләре буенча аерым үзгәрешләр кертү дә таләп ителә . Яңалыклар эш биүчеләрнең бурычларын да конкретлаштыра.

Балык Бистәсе төзелеш оешмаларында травматизмны профилактикалау турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Рәүф Хәсәнов чыгыш ясады. Ул бу юнәлештә күрелә торган чараларга киң тукталды, соңгы елларда районыбызның төзелеш объектларында күңелсез хәлләр, бәла-каза теркәлмәвен билгеләп үтте.

Совет әгъзалары кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль служба территориаль бүлеге начальнигының урынбасары Ирина Миличихинаның чыгышын да зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул тулаем алганда. Районыбызда санитар-эпедиомологик хәлнең торышын уңай бәяләде.Кыскача, сәүдә нокталарын тикшерүләр вакытында ачыкланган кимчелекләргә тукталды. Бигрәк тә авыллардагы кечкенә кибетләрдә срогы чыккан азык-төлек товарлары белән сәүдә итү очракларының күп булуын хәбәр итте. Талпаннар, еланнар тешләүдән, гөмбә ашап агуланудан сакланырга чакырды. Бу җәһәттән төп саклык кагыйдәләрен дә бәян итте.Көзге-кышкы сезонга керер алдыннан гриппны профилакикалауда  прививканың әһәмиятен аңлатты.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса