Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында Качману йолалары бүгенгәчә дәвам итә

Раштуадан соң православие динендәгеләр Качману бәйрәмен (Крещение Господне) билгеләп үтәләр.

Ул – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суында чумдырылган көне.

Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул – гореф-гадәт. Шулай да әлеге күркәм йоланы үтәү бүгенге көнгә чаклы сакланып килгән һәм дәвам итә.

Балыкбистәлеләр өчен су коену урынын Чулман буендагы Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе янәшәсендә Юрий Караганов җитәкчелегендәге «Круг» җәмгыяте егетләре әзерли. Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Аны һәр елдагыча  Александр атакай белән аның тормыш иптәше Татьяна анакай үтәде.

Алар шулай ук Шумково авылындагы суны изгеләштерү йоласында да булдылар. Һәр бәйрәмне актив рәвештә билгеләп итүче авыл халкы Качману йоласын үтәүдә дә бердәмлек күрсәтте. Александр атакай суны изгеләштергәннән соң, гореф-гадәтләрне үтәп су коенучылар шактый булды. Шулай итеп, алар җаннарын да, тәннәрен дә сихәтләндерделәр. Күбесе бит-кулларын юып, бәкедәге суны һәм чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан суны савытларга тутырды. Чөнки әлеге су сихри көчкә ия, шифалы дип санала.

Иванай авылында исә быел Качману бәйрәмен үзенчәлекле итеп оештырганнар. Башка еллардан аермалы буларак, коену урыны бәкедә түгел, өсте ябулы бассейн формасында әзерләнгән.

-Су чишмәдән килә. Коену урынын 3х3 метр зурлыгында, 1,5 метр тирәнлектә итеп эшләдек. Бик җайлы. Дүрт кешегә исәпләнгән, - ди авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев. Булышучылары да үзләренеке икән – Зәйдән эшмәкәр Николай Токранов авылдашларына берсүзсез ярдәм кулын сузган.

Күрше Керәшен Сәрдәсе авылыннан килгән Дмитрий атакай суны изгеләштергәннән соң өсте ябулы су коену урыны үз ишекләрен ачты. Чөнки йола буенча чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдән суны изгеләштергәч кенә коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк. Чумуны оештыручылар һәм су коенучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга тиешләр.

- Качману – көтеп алган бәйрәмебез. Без һәр елны бирегә су коенырга киләбез. Суга чумып чыккач үзеңдә ниндидер бер көч тоясың, әйтерсең аның шифасы бөтен тәнгә тарала, - ди Мамадыш якларыннан килгән егетләр Сергей Якушин белән Гуслан Зарубин.

 Әлеге коенуның асылы - сәламәтлек сорау икән. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка»,  дип әйтергә, күңелеңнән дога кылып сәламәтлек сорарга кирәк.

Коенучыларны гына түгел, бу йоланы карарга килүчеләр өчен дә кайнар чәй әзерләнгән иде. Һәр җирдә полиция, медицина, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү торды.

 

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса