Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында инвалидлар ункөнлегендә узачак чаралар

Районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге була.

  Ункөнлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күп кенә районкүләм чаралар каралган. Шул нигездә, 1 декабрь - «Мәрхәмәтлелек көне» ункөнлеккә старт бирелә. Оешма, учреждение җитәкчеләре инвалид балалар янына барачаклар. «Кайнар линия» эшләячәк.Телефон: 2-39-62.
2 декабрь - «Тигез мөмкинлекләр көне». Социаль яклау бүлегендә инвалид балалар ясаган кул эшләнмәләреннән күргәзмә. Башлана 10 сәгатьтә. 
 3 декабрь – “Юмарт сишәмбе”. Бу көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Башлана 8.00 сәгатьтә. Сәүдә нокталары белән берлектә “Юмарт сишәмбе” чарасы үткәрелә. Район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестивале булачак, өлкәннәрнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла, мастер-класслар үткәрелә. Шунда ук “Сәламәтлек почмагы“ да эшләячәк. Музейларда “Ачык ишекләр” көне. Район башлыгы Илдар Таҗетдиновның Корноухово картлар йортына баруы көтелә. Район балалар иҗат үзәгендә 14.00 сәгатьтә шашка һәм шахмат буенча ярышлар уздырылачак. Шулай ук бу көнне чәчтараш һәм тегү хезмәтләренә ташламалар булачак.
4 декабрь - “Акыллы киңәшләр көне”. Район балалар иҗат үзәгендә һәм белем бирү оешмаларында “Йөрәктән-йөрәккә” иҗат мәйданчыклары эшләячәк, мастер-класслар күрсәтелә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында концерт программасы көтелә. 10.00 сәгатьтә районның “Доверие-Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә районның төрле хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән берлектә “Түгәрәк өстәл” үткәрү каралган. 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Яшүсмер” клубында катнашучылар өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар турында “Без булдырачакбыз” тематик программа үтә. Мобиль бригада Яңа Арыш авылына барачак.
5 декабрь - “Мәдәният көне”. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Әби белән бабай янәшә”  проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу программасы, кинофильм карау, психолог, социаль педагоглар инвалид балаларның өйләренә бару, вакансияләр ярминкәсе узачак.
6 декабрь - “Сәламәтлек көне” 8.00 сәгатьтә барлык оешмаларда физик күнегүләр белән башлана. 10.00 сәгатьтә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә “Дуслык марафоны” спорт уеннары программасы үткәрелә. 12.30 сәгатьтә балалар үзәк китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган “Сузылган куллар җылысы” сәгате, “Без бергә” танып белү программасы уза. Район үзәк хастаханәсендәге гериатрия кабинетына волонтерлар барачак.
7-8  декабрь - “Игътибарлылык көне” буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә авыл җирлеге башлыкларының, мәдәният йорты җитәкчеләренең авыллардагы физик мөмкинлекләре чикле ялгыз кешеләр янына барулары көтелә.
9 декабрь - “Позитивлылык көне”. 10.00 сәгатьтә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне “Дельфин” спорт-сәламәтлек комплексына бассейнга чакыру, шул ук сәгатьләрдә, “Хастаханә клоуны” проекты кысаларында, район үзәк хастаханәсендә дәваланучы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр янында булу, 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында ”Уңышка юл” проекты кысаларында мастер-класс үткәрү каралган.
10 декабрь - “Ышанычлы терәк” көнендә 10.00 сәгатьтә Корноухово картлар йортында тәрбияләнүчеләрне мәктәпләрдән волонтерлар котлаячаклар. “Доверие-Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалид балалар белән “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган чара үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса