Балык Бистәсе районында гөрләп ярминкә узды (Фоторепортаж)
Быел көз яңгыр да вакытында явып, кояш та вакытында чыкты, көзге уңышны түкми-чәчми җыеп алырга мөмкинлек зур булды.
Кама яр буенда оештырылган Өлкәннәр көненә бәйрәм алды ярминкәсенә мулдан әзерләрнгәннәр. Балык Бистәсе беренче номерлы гиназия, Балык Бистәсе икенче номерлы, Трой-Урай, Ямаш мәктәпләре, Күкидән “Галиев”, Тегермәнлектән “Альмиева”, Наратлыдан “Мухаметзянов”, Олы Елгадан “Мингалеев” крестьян фермер хуҗалыклары, Зәңгәр Күлдән “Зәйнуллин” шәхси эшмәкәр, Балык Бистәсе “Круг” ачык җәмгыяте, Шумково авылыннан үзмәшгүльләр район халкына кирәкле, төрле төр продукция тәкъдим итте. Кәбестә, кишер, суган, сарымсак, чөгендер, таш кабак, бәрәңге, алманы быел мулдан алып килгәннәр.
Шулай ук ит, сөт һәм балык ризыклары да шактый булды. Моннан тыш хуҗалыклар бөртекле культураларны да күпләп алып килгәннәр иде. “Иртәдән үк кеше килә башлады. Кишер, чөгендер, суган, кәбестәне күпләп алдылар”, - ди беренче номерлы гимназиядән Наилә Сафина. “Бәрәңге, суган, сарымсак, кәбестәне иртәдән үк сатып алып бетерделәр. Борычның да соңгы килоларын алып киттеләр”, - ди Ямаш мәктәбеннән Гөлфия Баһавиева.
“Без бөртекле культуралардан арпа, арыш, бодай, моннан тыш бәрәңге, сарымсак, җиләк үсентеләре дә алып килдек. Бодайны алып бетерделәр инде. Казан шәһәрендә үткән ярминкәдә дә уңышлы гына катнашып кайттык.
Ярминкәләр булып торсын, оештырылып торсын”, - дип теләкләрен җиткерде Күки авылыннан Вәкил Галиев. “Районда оештырылган ярминкәләрне бер дә калдырмыйбыз. Сөт, күркә ите алдым әле”,- ди Лира Бәдретдинова. “Продукцияләрне шактый алып килгәннәр.
Сайлау мөмкинлеге бар. Кәбестә, сарымсак, күркә ите алдык без. Янәшәдәге палаткага чәй эчәргә дә чакырдылар әле. Хәзер анда керәбез”,- дип сүзгә кушылды Гөлчирә Мөбәрәкшина.
Ярминкә мәйданчыгыннан читәрәк балалар иҗат үзәге, район үзәк китапханәсе, сәнгать мәктәбе, “Будь здоров” клубы күргәзмә оештырганнар иде. Аларның кайберләре мастер класс та күрсәттеләр.
Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чәй табыны да әзерләгәннәр.
(Язмабызның тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа