Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында гошер җыелды

Быел кырларда, бакчаларда көзге уңыш куанырлык булды. Ел саен уздырыла торган Гошер бәйрәмендә дә (28 сентябрь) бик күп райондашларыбыз катнашкан һәм бик риза булып җыелган уңыштан гошер сәдакасын биргән. Нәрсә ул гошер? Халыктан җыелган яшелчә, җиләк-җимешләр кемнәргә өләшенә? Бу хакта сөйләвен сорап без район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка мөрәҗәгать иттек.

 -Гошер сүзен гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “гашәрә”, ягъни “ун” дигәнне аңлата. Яңгыр суы белән үскән уңышның – уннан берен, сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү зарур, Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең “Әнгам” (“Терлек”) сүрәсендә: “Өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез”, - ди. Соңгы елларда халкыбыз гошер сәдакасын җыюда бик активлык күрсәтә. Узган ел без республика буенча өчен урынга ия булсак, быел Балык Бистәсендә 136 тонна яшелчә (бәрәңге, чөгендер, суган, кишер, кабак, кәбестә, ташкабак) җыеп алынды һәм республикабызның 50 мөхтәсибәте арасыннан безнең мөхтәсибәт икенче урынга лаек булды. Яшелчәләрдән тыш, Күгәрчен авылында бал, җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, тозланган кыяр, помидор кебек ризыклар тапшыручылар да булды.

Җыелган продуктлар мохтаҗларга ярдәм сыйфатында таратыла. Балык Бистәсе мөхтәсибәте гошер сәдакаларын республикабызның “Мөхәммәдия”, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәләргә, мөфтият, “Ярдәм”, “Казан нуры”, “Гаилә” мәчетләренә, Россия Ислам университетына, “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәгенә, Татарстан Республикасы мөселманнар Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондына, Казан шәһәренең 8 нче балалар шифаханәсенә, Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” балалар приютына, Корноуховодагы өлкәннәр йортына һәм районыбызның мохтаҗ гаиләләренә җибәрде.

Гошер чыгартудан Аллаһыбыз безгә бәрәкәтен дә биреп тора. Татарстаныбызның чәчәк атуы, районыбызның елдан-ел үсә, матурлана баруы да, бәлки шушы юмартлыктан, кылган изге гамәлләрдәндер.

Гошер сәдакасы җыюда булышкан һәр авылның имам-хатыйбына, алар сүзен итәгать итеп, Аллаһының әмеренә буйсынып уңышларыннан өлеш чыгарган халкыбызга, транспорт белән тәэмин иткән Балтач авылы имам-хатыйбы Фердинант хәзрәт Хәкимовка чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Шушы дөньялыкта кылган изгелекләре бәрабәренә дөньяви һәм ахирәти бәхет-сәгадәткә ирешсәләр иде.

 

Фәрваз КАЮМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса