Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында эш визиты белән Ришат Хәбипов булып китте

Быел районыбызда урып-җыю эшләренә әзерлекне гадәттәгедән иртәрәк башлап җибәрделәр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге абруйлы комиссия үз эшен “Солтан-Агро” фирмасының көзге бодай кырыннан башлап җибәрде. Биредә 8 комбайн ашлык суктыра. “Кыр кораблары”ның төзек булуы һәм көйле эшләве күпләрне сокландырды. Кыска гына вакыт эчендә алар инде 500 гектардан артык мәйданда игеннәрне суктырып алырга өлгергәннәр. Шуларның барысын да җентекләп карап күзәткәннән соң комиссия солтанлыларга беренчелекне бирде. Ә икенче-өченче урыннарга ”Галәветдинов” белән “Габдриев” фермерлык хуҗалыклары игенчеләре лаек дип табылды. Әлбәттә инде “Кулон-Агро”, Балык Бистәсе ВЗП, “Кама-Агро”, “Логос”, “Масловский” кебек эре хуҗалыкларыбыз һәм фермерларыбызның уракка ныклы хәстәрлек белән чыгулары да күпләр күңелендә якты хисләр уятты. Иң сөендергәне фермерлык хуҗалыклары элеккеге еллардагы кебек теге яки бу техника яисә агрегат сорап аптыратмадылар. Һәр кайсы киләчәккә олы максатлар һәм зур планнар белән атлавын белдерде. Барысы да диярлек үзләренең техника утарларын яңартуга ирешкәннәр. Берәүләр шактый яхшы хәлдәге комбайн, икенчеләр чәчү комплексы кайтарсалар районыбыз чигендәге “Абдуллин” фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе үзенең ашлык киптерү пункты алуына сөенече белән уртаклашты. Бу агрегат быел икенче сезонына әзерләнгән. Һава торышы капризлары инде аларны куркытмый. Дымлылыгы буенча тиешле нормативка туры килгән бөртекне елның теләсә кайсы вакытында югалтуларсыз һәм бәясен киметмичә хәзерләүчеләргә озатырга мөмкин. Агрегат сәгатенә 5 тонна ашлык киптереп чыгаруга сәләтле. Бу көнне  мондый яңалыклар күп чагылыш тапты.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса