Балык Бистәсе районында да янгынга каршы махсус режим кертелә
Язгы-җәйге чорда янгыннар чыгу куркынычы арту сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.
Алексеевский һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу чорда коры үлән, чүп- чар ягу тыела. Шулай ук ачык утта ( учакта, мангалларда) азык пешерергә, урманнарга якын торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, икътисад объектларында, урман-парк зоналарында, торфлы участокларда, урман яннарында куркынычсызлык буенча 1-3 класска караган пиротехник әйберләр кулланырга ярамый.
Махсус режим чорында административ җаваплылык та катгыйлана. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга 2000 сумнан алып 4000 сумга кадәр, урындагы затларга 15000 нән алып 30000 сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә 30000 нән 40000 сумга кадәр, юридик затларга 200000 нән 400000 сумга кадәр штраф каралган.
Алексей Гречанюк,
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча дәүләт күзәтчелеге баш инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа