Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында «Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе эшләде

Балык Бистәсе районында ике көн дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе эшләде.

Беренче мәйданчык Балтач авыл җирлегендә җәелдерелде, аннары күчмә пункт Күгәрчен авыл җирлегендә урнашкан иде һәм Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә үз эшен тәмамлады.

Гражданнардан күп мөрәҗәгатьләр кабул ителде, һәркайсы контрольгә алынды.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгать кабул итүе үз эшен 28 июльдә башлады. Алты махсус микроавтобус республика буйлап, халыктан партия адресына мөрәҗәгать, наказлар, тәкъдимнәр кабул итү өчен йөри. Татарстанлыларның мобиль кабул итү аша җыелган системалы мөһим тәкъдимнәре һәм инициативалары партиянең «Халык программасына» керәчәк.

Мобиль кабул итү районыбызда сентябрьдә дә ике көн эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса