Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында балалар дуслыкта һәм бердәмлектә укыйлар

Районыбыз күпмилләтле. Биредә яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус-тату яши.

Шуңа күрә  районыбыз белем бирү учреждениеләрендә - балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп һәм көллияттә укучылар, яшьләр үзара тату һәм бердәм.

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар дөньяви  фәннәр белән беррәттән төрле милләтләрнең әдәби-мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен, милли асылын өйрәнә. Бу аларның белемнәрен арттыру белән беррәттән башка халыкларга карата хөрмәт тәрбияли. Бу юнәлештә төрле чаралар да күп үтә.  

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә бу эш ничек башкарыла? Мәктәп директоры Мөнирә Талалаева белән шул хакта әңгәмә кордык.

- Мөнирә ханым, сезнең мәктәптә нинди милләт кешеләре эшләве һәм укуы турында сөйләп китсәгез иде.

-Безнең мәктәптә 467 укучы белем ала. Аларның  288е-татар, 169ы-рус, 9ы-таджик, 1 кыргыз. 59 укытучының 21е-рус, 38е-татар. Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе безнең өчен аеруча актуаль. Мәктәп - ул балалар һәм өлкәннәр, укучылар, укытучылар бердәмлеге. Биредә толерантлык культурасы тәрбияләүне без "ата-аналар+балалар+педагоглар+директор" формуласы буенча башкарабыз.

 -Сезнеңчә мәктәптә балалар арасында хөрмәт, толерантлык нигезләре ничек салына?

-Һәр укучыны, һәр педагогны хөрмәт итү һәм аларда шәхесне күрү — җитәкченең катлаулы эше. Тынычлык һәм үзара толерантлык тәрбияләү өчен сыйныфта, мәктәптә хезмәттәшлек атмосферасы  кирәк. Ә ул укытучылар тарафыннан булдырыла, шуңа күрә толерантлык педагогның төп компетенцияләреннән берсе булып тора.  Моннан тыш балалар, педагогик коллектив, ата-аналар - өчесе бергә экстремизмны һәм милләтара  низагларны булдырмау буенча мәктәптә эшне оештырырга тиешле өч субъект.

-Мәктәп кысаларында халыклар арасында дуслыкны урнаштыруда педагоглар, ата-аналар, балалар катнаша, дидегез. Аларның барысын да җәлеп итеп нинди чаралар үткәрәсез?

 -Безнең мәктәптә зур эш тәҗрибәсе тупланылган һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен шартлар тудырылган. Төрле чаралар оештыру һәм үткәрү милләтара конфликтларны булдырмауга ярдәм итә. Бездә үткәрелгән чараларның кайберләре, мәсәлән - Халык бәйрәмнәре – “Май чабу”, “Нәүрүз”, “Сабантуй", Россия флагы һәм Халык бердәмлеге көненә багышланган чаралар циклы, Рәсәй, республика һәм районнарда яшәүче төрле милләт шагыйрьләре һәм язучыларының иҗаты белән таныштыручы әдәби кичәләр, шулай ук Әниләр көне, Россия көне, Җиңү көне бер сулышта, бердәмлектә уза.

Мәктәп һәм гаиләнең  бердәм эшчәнлеге һәр балага актив граждан булып үсәргә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә мәктәптә сыйныф сәгатьләре оештырыла. “Мин, минем гаиләм, күршеләрем” материалыннан файдаланып, беренче сыйныф укучылары өчен ел саен “Яхшы күршеләр янәшәсендә яшәргә өйрәнәбез” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелә. Балалар сыйныфташлары, күршеләре һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр корырга өйрәнәләр. “Телләрне күбрәк белгән саен сиңа башка балалар белән танышу һәм уйнау җиңелрәк булачак”  дигән нәтиҗәгә балалар сыйныф җитәкчесе белән бергә киләләр.

Икенче сыйныфларда толерантлык тәрбияләү максатыннан укучыларда “Ватан һәм тынычлык” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелә. Соңыннан укучылар “Туган ягымны киләчәктә нинди итеп күрәсем килә” темасына кыска инша язалар.

- Милли бәйрәмнәрдән нинди бәйрәмнәр үткәрәсез?

 -Безнең мәктәптә милли бәйрәмнәрдән – «Май чабу», «Нәүрүз», Сабантуйны бик яраталар. Нәүрүз көнендә (21 март) мәктәп җанлана. Милли киемнәрдәге кызлар һәм егетләр укытучыларны, укучыларны һәм кунакларны каршы ала. Татар мәдәнияте һәм көнкүреше әйберләреннән милли күргәзмә, шулай ук татар ашлары күргәзмәсе һәм ярминкә дә оештырыла. Укытучылар, балалар, ата-аналар, ярминкәгә бер дулкында, дус булып әзерләнәләр. “Май чабу” (“Масленица”) рус милләтенең генә түгел, татарларның да, таҗикларның да яраткан бәйрәменә әверелде.

Безнең мәктәптә Халыкара туган тел көнен үткәрү күркәм гадәткә керде. Бу көнне балалар үз халкының мәдәниятын күрсәтеп, чыгышлар ясап таң калдыралар. 2020 елда үткәрелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз!” исемле әдәби-музыкаль кичә күпләр күңеленә хуш килде. Сәхнәдә рус, татар, таҗик телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса