Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турында закон бозуларны ачыклады

Балык Бистәсе районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшергәндә Балык Бистәсендә психик авыруы булган берәүнең машина йөртү таныклыгы булуы ачыклаган.

Закон буенча транспорт чарасы белән идарә итү машина йөртүченең сәламәтлегенә турыдан-туры бәйле. Ә билгеле бер авырулар белән авырганда транспорт чарасы  белән идарә итү мөмкинлеге бирелми.

Прокуратура район судына әлеге гражданинның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турында административ дәгъва гаризасы җибәрде. Бу таләп суд тарафыннан канәгатьләндерелде. Әмма аның карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса