Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы прокуратурасы алимент түләмәүчегә җәза билгеләгән

Балык Бистәсе районы прокуратурасы 45 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны Россия Федерациясе җинаять кодексының 157 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Анда хөкем ителүченең 2016 елның февраленнән балигъ булмаган балаларны тоту өчен барлык хезмәт хакының яки башка керемнәрнең чиреге күләмендә акча түләргә тиешлеге ачыкланды. Әмма ир алимент түләүдән баш тарта, балага матди ярдәм күрсәтми. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган һәм 50 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартылган булган инде. Хөкем ителүче моннан үзенә тиешле нәтиҗә ясамаган, алиментлар түләмәгән, керемнәрен шәхси ихтыяҗларга сарыф иткән. Алиментлар буенча аның бурычы 658 мең сумнан артып киткән. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд, хөкем ителүченең шәхесен исәпкә алып аны 7 айга ирегеннән мәхрүм итүне билгеләде.

 Шул ук вакытта Россия Федерациясе җинаять кодексының 73 маддәсен кулланып, 8 айга сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса