Балык Бистәсе районы мәктәпләрендә очрашулар уза
Юлда йөрү кагыйдәләрен һәр гражданин белергә һәм үтәргә бурычлы. Шуңа күрә аны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үк өйрәнә башлыйлар.
Безнең районда да бу мәсьәләгә җитди карыйлар. Балык Бистәсе районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов үз эшчәнлегендә мәктәп балалары белән очрашуларны төп юнәлешләрнең берсе итеп саный. Күптән түгел ул Күгәрчен белем бирү мәктәбендә булды. Ул укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм мотоцикл, мопед кебек транспорт чаралары белән йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нинди авыр хәлләргә китереп чыгарганын сөйләде. Әлеге транспорт белән идарә иткәндә махсус саклагыч баш киеме (шлем) кию мәҗбүри.
- Мотоцикл, мопед белән йөрүчеләрнең кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерү максатында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе махсус рейдлар ясаячак, - дип белдерде Айрат Исмәгыйлов.
Укучылар да сораулар бирделәр. Шул исәптән аларны утны кире кайтара торган киемнәрнең куллану очраклары кызыксындырды. Укучылар барлык сорауларга да тулы җавап алдылар.
Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр службасы вәкиле балаларны урманда, кырларда учаклар якмаска, ут белән шаярмаска өндәде.
Очрашуда катнашкан авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин, мәктәп директоры Марсель Мингарипов кунакларның сүзләрен куәтләп, үзләре дә бу мәсьәләләрне күз уңында тотачакларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа