Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында урнашкан ягулык станциясе (АЗС) хезмәткәрләре тарафыннан алдау очраклары турында шикаять килгән
Узган ай ахырында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында урнашкан ягулык станциясе (АЗС) хезмәткәрләре тарафыннан алдау очраклары турында шикаять килгән.
Автомобильләргә салына торган ягулыкның күләме дөреслеген, аның базар бәясеннән кыйммәтлелеген ачыклау максатында, 2 нче ноябрь көнне “Ягулык-энергетик ресурсларны рациональ файдалану” идарәсе хезмәткәрләре һәм “Авыл офыклары” газета редакциясеннән торган комиссия әлеге ягулык станциясенә юл алды.
Тикшерү барышында “Ягулык-энергетик ресурсларны рациональ файдалану” идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан №1 ягулык салу колонкасыннан А-92 маркалы 10 литр бензин сатып алынды. Ул үлчәгеч аша (мерник, 2019 елның 5 нче апрелендә дәүләт тикшерүе узган)) савытына агызылды. Аның күрсәтүенчә 9,505 литр ягулык барлыгы ачыкланды. Тикшерү барышында, ягулык колонкасының 0,5 процент тайпылыш күрсәтергә мөмкинлеге исәпкә алынып, 495 миллилитр ягулык салынып бетерелмәгәне ачыкланды. Бу вакытта А-92 маркалы ягулыкның бәясе 43 сум 20 тиен тәшкил итә иде.
- Республикада нефть продуткларының бәясен күзәтеп торучы эшче төркем бар. Атна саен без Идел буе федераль округы буенча мониторинг уздырабыз, алардагы бәяләрне тикшерәбез һәм мәгълүматларны республиеп Президентына җиткерәбез. Ягулык салу станцияләрендә Идел буе федераль округындагы уртача бәяләр саклана. Бүген А-92 маркалы ягулыкның бәясе 41 сум 65 тиен, ә биредә ул 43 сум 20 тиен. Ягулыкны салып бетермәү һәм бәянең кыйммәтлелеге фактлары расланды,- диде “Ягулык-энергетик ресурсларны рациональ файдалану” идарәсеначальнигы урынбасары Шамил Гөмәров.
Бу тикшерү хакында акт төзелде һәм ягулык саклау станциясе хуҗасына хәбәр ителде.Моннан тыш биредә теркәлү турындагы шәһадәтнамә кебек мәгълүматлар юк, кулланучы почмагы буш. ”Кулланучыларның хокукларын саклау” турындагы канун нигезендә, сатып алучының ягулыкны кемнән сатып алганын белергә хакы бар. Комиссиягә ягулык колонкасының тикшерү узганлыгы турындагы таныклыкны да күрсәтә алмадылар.
“Сез ягулыкны салып бетермәү һәм бәясенең кыйммәт булуы фактларын ничек аңлатасыз?”,- дигән сорау белән ягулык салу станциясе операторына мөрәҗәгать иттек.
“Ягулык саклау станциясенең яңа хуҗасы белән март аеннан бирле эшлибез. Без бу туыда белмәдек тә. Берәнең дә шикаять белән килгәне юк иде әле”, дип җавап бирде ул.
Әлеге станциядә кулланучыларны алдау очрагы күзгә ярылып ята. Җитәкчелегенә булган тәртип бозулар өчен җавап бирергә туры киләчәк. Вакыйгаларның алга таба барышы белән безнең газетадан яки rsloboda-rt.ru. сайтыннан таныша аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа