Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында көн кадагында ремонт эшләре
Районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының ремонт сезонына әзерлеген тикшерү буенча кабул итү үткәрелгәнен газетабыз аша хәбәр иткән идек инде. Аның нәтиҗәләре буенча “Кулон-Агро” җәмгыяте беренче урынга лаек дип табылды.
–Техникаларны кышкы саклауга кую ул, халык мәкалендәгечә, арбаны – кыштан, чананы – җәйдән әзерләүгә тиң, – ди “Кулон-Агро” җәмгыятенең техник белгече-механик Илназ Әхмәдуллин. –Көннәр матур вакытта барысын да карап, тиешенчә әзерләп куйдык. Шушы көннәрдә тырма, чәчкеч, культиватор һәм башка тагылма агрегатларны төзекләндерү эшенә керешәбез, - ди ул.
Хуҗалыктагы тәртипкә чыннан да исең китәрлек. Бөртекле культураларны җыеп алганнан соң комбайннарны юып-чистартып, аерым узелларын буяп кышкы саклауга ангарларга кертеп куйганнар. Бар да технологик таләпләргә туры килерлек.
Алдынгы тракторчылар Ринат Камалиев белән Фирдүс Юсуповлар (рәсемдә) агрегатларны төзекләндерү эшенә алынганнар. “Кулон-Агро” җәмгыятендә әнә шулай һәр эш үз чираты белән бара.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа