Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов Якты Раштуа бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле балыкбистәлеләр!

Сезне Якты Раштуа бәйрәме белән тәбриклим! Бу көнне күңелегез якты булсын һәм сезгә Аллаһының рәхмәте һәм җылылыгы иңсен.

Сезгә чын күңелдән игелек, муллык, бәхет телим. Сез сайлаган тормыш юлы сезнең теләк-хыялларыгызны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Якыннарыгыз, дусларыгыз гел янәшәдә булсын, һәрвакыт аларның терәген, ярдәмен һәм мәхәббәтен тоеп яшәгез.

Бу бәйрәм көннәрендә безнең һәркайсыбыз яхшылыкка ышана. Раштуа могҗизасы безнең күңелләрне җылыта, игелеккә, шәфкатькә, якыннарыбызга чын мәхәббәткә ышанычны ныгыта. Раштуа көннәре шатлык һәм яхшы якка ышаныч белән тулып торсын, безне игелекле эшләргә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы мөнәсәбәткә рухландырсын!

Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

 

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса