Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең өмет-ышанычлары акланырмы?

Авылларда йөргәндә иң элек андагы йортлар төзеклеге күзгә чалына. Яшьләр калага китә дисәк тә авылда калучылар тормыш-яшәешен ныгыта, мал-туарын асрый, кәсеп итә. Боларын һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итсә, юллар, суүткәргечләрнең төзеклеге, урамнарның яктыртылуы һәм башкалар җирлек кайгыртуында. Авылларның бүгенге яшәешен күзаллау өчен без халык җыеннарында ясалган хисап чыгышларын тәкъдим итәбез.


Харис Гатиятов - Юлсубино авыл җирлеге башлыгы:
-Ямаш һәм Балтач авылларында 411 хуҗалык бар. Аларда барлыгы 848 кеше яши. Халыкның күпчелеге терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 452 баш мөгезле эре терлек, шуның арасында 180 баш савым сыер, 335 баш сарык, кәҗә, 5 ат һәм 157 баш умарталык бар. Узган ел сыер, кәҗә асраган хуҗалыкларга 551000 сум субсидия бирелде. Бу – районда иң күп субсидия алган авыл җирлекләренең берсе.
2014-2020 елларда халыктан 3 миллион 624 мең сум үзара салым акчасы җыйналды, моңа өстәп дәүләттән 14 миллион 496 мең сум акча бүлеп бирелде. Әлеге үзара салым акчасына су кертү, урам юлларына вак таш һәм асфальт ватыклары түшәү, тимер-бетоннан күпер эшләү, урам утларына реконструкция үткәрү, мәдәният йортларын газлаштыру, йортларга элмә такталар ясау кебек зур күләмле эшләр башкарылды.
Авыл җирлеге башлыгы Ильмир Камалиев:
-Авыл җирлеге территориясендә 6 су башнясы бар. Биектау, Яңа Сала авылларында су 1980 нче елларда ук кертелү сәбәпле ел буе трассаларда авариялар килеп чыга (тишелә). Ремонтны хәлдән килгәнчә вакытында эшләргә тырышабыз. Бүгенге көндә төзелешләр күп булу сәбәпле су басымы бетте, бу мәсьәләдә иганәчебез Альберт Фәхретдинов ярдәмгә килде - авылы халкына бәхет елмайды. Ул яңа зур күләмле башня кайтартты,  урнаштырды. Авыл халкы хәзер сөенеп туя алмый.
Белгәнебезчә, безнең авыл җирлеге биләмәсендә “Кулон-Агро” җәмгыяте урнашкан. Ул бүгенге көндә эре мөгезле терлек асрап сөт һәм ит җитештерү, игенчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә безнең авыл җирлегеннән 100 дән артык кеше “Кулон-Агро” җәмгыятендә хезмәт куялар. Безнең авыл халкына эш урыннары булдырганы өчен һәм һәрвакыт булышып торганы өчен Альберт Фәхретдиновка авыл җирлеге, халык исеменнән зур рәхмәтемне белдерәсем килә. 
Шулай ук безнең авыл җирлегендә “Бадрутдинов”, “Шайдуллин”, “Мухаметзянов” крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә. Алар атлар, эре мөгезле терлек үрчетү, агач эшкәртү һәм керамзит блоклар ясау белән шөгыльләнәләр. 2021 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкларда 381 баш эре мөгезле терлек, шуның арасында 156 баш савым сыер исәпләнә.
2014 елдан безнең авыл җирлегендә дә  үзара салым буенча референдум үткәрә башладык. 2020 нче ел өчен узган елның ноябрь  аенда үзара салым җыйнау буенча халык җыены узды. Үзара салым, ягъни авыл халкыннан, барлыгы дүрт авылдан 296.000 сум акча җыелды, бюджеттан 1млн. 184 мең сум өстәлде, барлыгы 1млн. 480 мең сум тәшкил итте. 
2020 елның ноябрь аенда үзара салым җыю буенча халык җыеннары үткәрелде. Бертавыштан 2021 елгы билгеләнгән салым күләмен һәм үткәреләчәк чараларны билгеләп карар кабул иттеләр. Бер кешегә 400 сум җыярга дип тәкъдим кертелде.

Луиза Ананьева, Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса