Балык Бистәсе районы административ комиссиясе утырышында нинди мәсьәләгә игътибар иткәннәр
Элмә такталарда мәгълүмат урнаштыру өчен рөхсәт алырга кирәк.
Шушы көннәрдә районның административ комиссиясе утырышы булып узды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов алып барды.
Административ комиссиянең җаваплы секретаре Руслан Әхмәтов Татарстан Республикасы административ хокук бозулар Кодексы (КоАП) статьясы буенча административ хокук бозу фактлары турында хәбәр итте. Алар буенча 2 беркетмә төзелгән.
Әйтик, 2021 елның 27 гыйнварында элекке АТП территориясенә керү янындагы тимер коймада иминият компаниясе агенты район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белән килешенмичә, урам ягына «Автострахование» реклама баннеры урнаштырган.
Агымдагы елның 28 гыйнварында бер хатын-кыз Балык Бистәсе район үзәгендәге бина фасадына урнаштырылган элмә такталар һәм реклама конструкцияләрендә мәгълүматны Татарстан Республикасының бер дәүләт телендә генә урнаштырган. Бу гамәлләр Балык Бистәсе шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә каршы килә. Шулай итеп, ике очракта да административ хокук бозу эше кузгатылды.
Тикшерү материаллары буенча административ комиссия утырышында аларны гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләргә дигән карар кабул ителде.
Районның административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Руслан Әхмәтов, хәзерге вакытта Балык Бистәсе районының административ-техник инспекциясе тарафыннан элмә такталарны урнаштырганда хокук бозуларны ачыклау буенча эзлекле чаралар үткәрелүен әйтте. Шуңа бәйле рәвештә элмә такталар һәм реклама баннерлары хуҗаларына аларны Балык Бистәсе шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китереп урнаштырырга киңәш ителә. Алардагы мәгълүмат рус һәм татар телләрендә булырга тиеш.
Төрле тышкы мәгълүмат чараларын (элмә такталарны) урнаштыру бары тик Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белән эскизлар расланганнан соң гына рөхсәт ителә.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia