Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаев хезмәттәшләрен котлый
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне профессиональ бәйрәмебез – сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Сәламәтлек сагында торучы–ул белгечлек кенә түгел, ә бәлки көндәлек җаваплы хезмәт, батырлык. Дәвалау, коткару, карау–ул сезнең күңел халәтегез! Сезнең тормышыгызда бу өлкәдә эшләү өчен бетмәс-төкәнмәс рухи көчкә ия булуыгызны, барлык теләкләрегезнең үтәлүен телим. Исән-сау булыгыз, башкаларга да аны өләшегез.
Мансур Китаев,
Балык Бистәсе район
үзәк хастаханәсенең баш табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа