Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәгариф оешмаларында традицион профсоюз атналыгы узачак

2020 елда Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы оешуга 30 ел тула.

Гомумроссия белем бирү профсоюзы оешмалары арасында Татарстан республикасы оешмасы хәзерге вакытта республикада иң эре профсоюз берләшмәсе һәм гомумроссия мәгариф профсоюзында халык саны буенча икенче урында тора.

Балык Бистәсе мәгарифе хезмәткәрләренең һөнәри  профсоюз берлеге оешмасында 2020 елның 1 сентябренә - 1058 профсоюз әгъзасы санала. Бу мәгариф системасында эшләүчеләрнең 99,7 процентын тәшкил итә.

Без укучы һәм укытучы мәнфәгатьләре белән яшибез. Без тәрбиячеләрнең һәм башка мәгариф хезмәткәрләренең – профсоюзыбызның барлык әгъзаларының хезмәт һәм социаль хокукларын эзлекле рәвештә яклыйбыз.

24 сентябрьдә ел саен Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә 23-30 сентябрь көннәрендә район мәгариф оешмаларында традицион профсоюз атналыгы узачак. Җиде көн дәвамында профактивистлар өлкән сыйныф укучылары өчен профсоюз дәресләре, ветераннар белән очрашулар, хокукый консультацияләр үткәрәчәк.

Район профсоюзларының координация советы рәисе буларак, территориаль профсоюз оешмаларын бәйрәм белән тәбрик итәм.

 

Вера Малакаева,

мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары союзы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса