Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр,  һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

 Сезне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче Укытучылар көне белән кайнар котлыйм. Заманалар узу белән мәгариф тармагында инновацион үзгәрешләр күзәтелсә дә, укытучының вазыйфасы һаман да бер булып кала: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү.

Район белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында кешелеклелек сыйфатларын туплаган, укучылар йөрәгендә белемгә омтылу теләге уята алучы, максатчан, инициативалы һәм иҗади, үз һөнәрләрен чын күңелдән яратучылар эшли.

 

Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Сезнең игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен. Әлеге бәйрәм сезгә бары тик шатлык хисе китерсен. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.

 

Илсур Садыйков, район мәгариф бүлеге җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса