Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәдәният йортында район ветераннар советының конференциясе булды

Узган атна ахырында район мәдәният йортында район ветераннар советының 11 нче отчет-сайлау конференциясе булды.

Иң элек анда район ветераннар советы рәисе Рәүфә Кадыйрова хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, районыбызда эшләп килгән ветераннар оешмасы шактый күләмле эшләр башкарган. Алар районыбызның иҗтимагый-сәяси тормышында да актив катнашалар, җәмәгать эшләреннән читтә калмыйлар. Алар сәяси-иҗтимагый чараларда, спорт уеннарында, шулай ук мәдәният өлкәсендә дә башлап йөриләр. Ветераннар советы җитәкчесенең җирле оешмалар белән бергә киң масштаблы эшләр башкаруы билгеле булды.

Төп докладтан һәм җирле оешма җитәкчеләренең чыгышларыннан күренгәнчә ел дәвамында нәтиҗәле эш алып барылган. Болар барысы да экранда видео һәм фотосурәтләр аша яктыртылды.

Поликлиника мөдире, табибә Энҗе Гаязова өлкән буын вәкилләренең сәламәтлекләрен саклау һәм коронавирустан профилактикалау буенча башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

Соңыннан район ветераннар советы һәм президиумының яңартылган составы расланды. Район ветераннары һәм пенсионерлар советы рәисе итеп бердәм тавыш белән Котлы Бөкәш авылында туып үскән Рафаэль Мәхмүт улы Шәвәлиев сайланды. Рәүфә Кадыйровага Рәхмәт хаты тапшырылды, ветераннар советының бер төркем активистларына зур хөрмәт күрсәтелде. Конференция эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгел Вафина катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса