Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы торуны координацияләү район комиссиясе утырышы булып узды

 Күптән түгел район хакимиятенең утырышлар залында  коррупциягә каршы торуны координацияләү  район комиссиясе утырышы булып узды. Анда комиссия әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары, район оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.

 Утырышны комиссиянең рәисе, район башлыгы Илдар Таҗетдинов алып барды.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Асләмов комиссия тарафыннан алда кабул ителгән карарларның үтәлеше белән таныштырды.

2018 елда һәм 2019 елның беренче яртысында район мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы эшчәнлек турында бүлек начальнигының укыту һәм методик эш буенча урынбасары Гүзәл Хәйретдинова сөйләде.

Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм, социаль-мәдәни өлкәсе бүлеге җитәкчеләре Илназ Шакиров һәм Рәхимә Рәшитова, “Идарәче компания” җәмгыяте директоры Евгений Бочаров үз чыгышларында  бу юнәлештә  нинди эшләр  башкарылганы турында хисап тоттылар.

Комиссиядә кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшереп тору алга таба да дәвам итәчәк. Әлеге оешма җитәкчеләренә коррупциягә каршы тору максатында хокук бозуларга каршы профилактика эшләре, яшьләр арасында тәрбияви төрле чаралар, күп фатирлы йорт советы рәисләре һәм йорт буенча җаваплы кешеләр белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге ассызыкланды.

Таңсылу МИНҺАҖЕВА.

 

 

 

фотоr10.fssprus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса