Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан тәбрикләмәсе

Һәр елны 15 февральдә без совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруны  билгеләп үтәбез. Бу – ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 

Тау иленең рәхимсез җилләре безнең районны да читләтеп узмады. Әфган сугышында йөздән артык якташыбыз катнашты, дүрт каһарманыбыз һәлак булдылар. Мәңгелек дан аларга!
Хөрмәтле райондашлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр, газиз улларын хәрби бәрелешләрдә югалткан аналар!
Шушы моңсу да, кайгылы да, шул ук вакытта шатлыклы да көндә сезгә иң изге теләкләремне юллыйм.  Сез  Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Хәлиткеч сугышларда батырлык үрнәкләре, рух ныклыгы күрсәттегез.  Хәзер дә армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертәсез.
Хәрби бәрелешләрдә газиз балаларын югалткан аналарга, бу афәтне үз башыннан кичергән һәр гаиләгә тирән ихтирамымны белдерәм. Аларның якты хатирәсе – безнең күңелләрдә мәңгелек. 
Килер көннәребез тыныч, күгебез аяз, киләчәгебез матур булсын! Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телим. 
Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса