Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле медицина  хезмәткәрләре!

Сез тормышыгызны җаваплы һәм иң игелекле һөнәр белән бәйләгәнсез.Ул кешеләр сәламәтлеген көндәлек кайгыртудан гыйбарәт һәм олы хөрмәткә лаеклы. 
Зур җаваплылык һәм фидакарьлек сораган, һөнәргә тугрылык һәм мәхәббәт таләп иткән һөнәрегез белән сез кешеләргә яңадан актив эшчәнлеккә кайтырга, иртәгәсе көнгә ышаныч табарга, тормыш шатлыгын тоярга мөмкинлек бирәсез.
Медицина хезмәткәрләре бүген дә илебездә коронавирус пандемиясенә каршы көрәшнең алгы сафында торалар. Физик һәм эмоциональ кичерешләр белән бәйле хезмәтегезне, тормышыгызны куркыныч астына куеп, үз пациентларыгызның сәламәтлеге өчен көрәшүегезне чын батырлык үрнәге дип атарга була.
Бу бәйрәм  – табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналның уртак бәйрәме. Бернинди заманча җиһазлар да авыруларга булган җылы мөнәсәбәтегезне алыштыра алмый.
Район халкы исеменнән сезгә яңа хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, бәхет һәм якыннарыгызга иминлек телим!

Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса